Тэтимол 2015

АЙДУР диал., (ТТДС I: 27) адюр «телега для возки брёвен и т.п. тяжёлых предметов» ~ башк. айдур, чув. (Сергеев 1968: 9, 74) айтур, уйдур, мар. айдор, айдыр, айдар «роспуск; волокуша; дроги» < рус. диал. одёр id. (Ашмарин I: 39). Бу сүз Дальдә әйбәт аңлатылган.

Дерив.: айдур аты «гадәттә мәетләрне зиратка алып бара торган ат», күч. «авылларда вакыт-вакыт зур көч таләп итә торган авыр эшләргә чакырыла торган олы гәүдәле, ләкин ялкау һәм иренчәк кеше».



Предыдущая статья            Следующая статья