Тэтимол 2015

АЙГЫР «жеребец» ~ гом. төрки айғыр, айғур, бор. төрки азғыр, аҙғыр, чув. ăйáр, як. атыыр, азарга ниндидер табышмаклы *аджи тамырына ишарә иткән шикелле. Радлов бор. төрки adγır «айгыр»ны ат белән чагыштыра (Радлов I: 15). Е. Убрятованың махсус мәкаләсендә (Вопросы тюркологии, Ташкент, 1965: 11–16) айгыр бор. төрки ай- «булдыру; идарә итү, күрсәтмә бирү» сүзеннән диелә. Безнеңчә, айгыр бор. *azγırγaq (шуннан монг. ağirγa һ.б.ш.) «аздыручы», ягъни «җенси теләккә китерүче» кебегрәк мәгънәдә булган, к. кырг. азғыр- «җенси аздыру», тув. асқым «азгын; чыгымчы», асқыр «айгыр». Аникин (: 100, 419) рус диал. озоргой һәм аскыр «аеруча матур айгыр» һәм шор. aiğуr aз «(тиресе елкылдап торган) ата кеш» сүзләреннән чыгып, айгыр сүзе эвфемизм күренеше, бу сүз асылда кешне, асны (ас < аз < арс) белдергәндер дигән фикер әйтә. Гомумән, сүзнең этимологиясе юраулы булып кала. Щербак 1961: 88–89; Räsänen 1969: 6; ЭСТЯ I: 107; Федотов I: 81–82; Dobr I: 207.

Айгыр, айгур сүзе бүтәнтелләргә алынган: рус. (Аникин: 78), мар., удм. (ДАУ III: 181–182) айгыр, морд. айгор, груз. аҗилга < аҗырга «айгыр, сабан төрәне (күч. мәгъ.), укр. óгер, пол. ogier «айгыр» һ.б. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья