Тэтимол 2015

АЙ I«луна; месяц (календарный)» < гом. төрки ай < аай, як. ый, чув. уйăх < ойăх < болг. *айх id. Болг. сүздән чыгып фикер йөрткәндә, ай- «ай калку» сүзе булган һәм чыннан да төр. диал. (DS I: 409) ay ay- «ай яктырту» тәгъбире бар. Сүзнең ань, аань яңгырашлары да билгеле (ЭСТЯ I: 98–99).

Гомумән, ай сүзенең чыгышы бер дә гади түгел. К. ш. ук Кажибеков: 129–130. Федотов II: 271.

Дерив.: айла-у, диал. (Тумашева 1992: 18) айлы, айлу «көмәнле» (чаг. ае-көне җитү ~ хак. айы-күнĕ чит- «бәбиләргә якынлашу»); айлык (эш хакы) һ.б. К. Айдын, Аяз.

Ай исемнәре татар телендә бик төрле (төрле урынчылыкларда һәм чыганакларда төрлечә) һәм алар тиешенчә тикшерелмәгән дә. Мисал өчен, Бараба татарларындагы ай исемнәрен китерик (Радлов I: 7): бирнен ай (беренче ай) «апрель», тармақ (үсемлек үсеше) ай «май», кижү ызы (эссе) ай «июнь», улу ызы (агац) ай «июль», оргац (уңыш) ай «август», сарғка (сарык) ай «сентябрь», йалан агац ай «октябрь», кижү суук ай «ноябрь», улу суук ай «декабрь», йил (җил) ай «январь», күжүгöн (бөркет) ай «февраль», қаарға (карга) ай «март». К. ш. ук Будагов I: 171–172; Тимергалин: 17; Dobr I: 197–198.



Предыдущая статья            Следующая статья