Тэтимол 2015

АЗЫК «пища, корм, провизия, запас пищи, припас» – гом. кыпч., алт. азық, уйг., чыгт. азуқ, төр. диал. аззуқ, азық, азак (ЭСТЯ I: 98). Геминатлы вариант тамырда ассимиляцияләнгән икенче бер тартык аваз булганлыгын күрсәтә, безнеңчә, борынгырак вариант Памир телләрендә сакланган: арзуқ «майле кәтермәч» – юл азыгы (к. Сказки народов Памира. М., 1976: 519) сүзеннән.

Элегрәк төрки азуқ сүзен фар. азуқа < ab-zuqqa «азык», сүзмә-сүз «су-ипи» (Platts I: 37) сүзеннән дип уйлыйлар иде, ләкин алт. азык- «ризык әзерләү» сүзе бор. азы- < арзы- «юллык азык әзерләү» сүзенә ишарә итә. Фар. сүзе үзе төрки телләрдән алынган. Чаг. асра-.

Рус. диал. азык «тегелмәгән тукыма» тат. диал. (Җ. Вәлиди) азық «запас тукыма» сүзеннән (Дмитриев 1962: 490). Гомумән, азык күп кенә күрше телләргә алынган, к. мар. диал. азык «провизия», азыклан- «азыклану», азыклык «азыклык» (Гордеев I: 57), Кавказ телләрендә азык, азук һ.б. Рус. азу ашамлык (төре) < тат. диал. (кас.) азу’ (-қ әйтелми) id. сүзеннән булуы ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья