Тэтимол 2015

АЗ-У «выходить за рамки, совращаться, сбиваться с пути; выродиться; запуститься (о болезни); беситься; что-либо делать чрезмерно; расшалиться» > мар., удм. аз-, мар. аж-, чув. ас- «азу, азыну» < гом. төрки аз-, āз- < *арг- id. Räsänen 1969: 33; ЭСТЯ I: 94–95. Кайбер сүзлекләрдә аз- «зәгыйфьләнү» һәм аз- «хәттин ашу» ике сүз итеп бирелә. К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 71) az «комсызлык, ачкүзлелек». Чув. ур- < ор- «котыру» ~ гом. төрки аз- id. тур. к. Федотов II: 283 (без, гомумән, бу очракта М. Федотов яклы). Räsänen 1969: 33; ЭСТЯ I: 94–95.

Тюркологлар āз- тамыран яз-у (юлдан язу) һәм адаш-у фигыльләре белән чагыштыралар. Безнеңчә, бу чагыштырулар юраулы – хәлиткеч дәлилләр юк. Чаг. ш. ук Ары-у. Ахметьянов 1989: 93–94.

Аз- продуктив нигез: азыл-у, азын-у, азыш-у, аздыр-у, диал. азымтык «ялкау». К. Азгын, Азман.



Предыдущая статья            Следующая статья