Тэтимол 2015

АЗМАН I«что-, кто-либо неординарное; выродок; метис» > мар. азман «озак төзәлми торган яра», удм. азман, тув. азымил «күкәйләренең берсе яки икесе дә күкәй янчыгында түгел, ә корсак куышлыгында я касык каналында урнашкан айгыр (рус. нутрец)» < гом. кыпч. азман (нуг., каз., к.-калп., кырг. азбан) «соң печтерелгән; зәгыйфь, көчсез», «бишенче-алтынчы яшьтә генә печтерелгән (айгыр, үгез)» (к. Радлов I: 581–582), кр.-тат., төр., гаг., аз. азман «чиктән тыш зур», төркм. азман «дүрт яшьлек тәкә, кучкар» < бор. төрки (ДТС: 73) azman «печтерелгән тәкә» ~ иске монг. asaman «алаша» (к. Räsänen 1969: 33). Сүзнең тамыры аз- (к. Аз-у ) булса кирәк, ләкин ясалышы ачык түгел. Ахметьянов 1989: 93–94.

Азман сүзенең дерив. юк диярлек. К. Азман II.



Предыдущая статья            Следующая статья