Тэтимол 2015

АЗГЫН «сбившийся с пути, развратный, ленивый, блудный» > чув. аскăн, мар., удм. азгын < гом. кыпч. азғын «азгын; арык, ябык», каз., к.-калп. «гибрид; метис», тат. диал., гаг. һ.б. «артык көчәйгән (авыру, чир тур.)» ← аз- (к. Аз-у ).

Морд. азгун «азгын эшлексез» тат. теленнән түгел, бүтән бор. төрки телләрдән булса кирәк, к. бор. чыгт. азғун «азгын». Чаг. Азман I.

Азгын продуктив нигез: азгынчы, азгынчылык; азгынлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья