Тэтимол 2015

АЗАР «жестокое порицание; выговор» – барлык мөселман төрки телләрдә азар (> мар. азар) «рәнҗетү; рәнҗү», кайбер телләрдә «газап; авыру» < фар. азар id., ш. ук «террор» < сугд. āzār, āzārun «рәнҗетү», к. ДТС: 72; Räsänen 1969: 32. Кайбер авторлар бу сүзне гар. азарр «бик зарарлы» сүзеннән диләр, к. Özön: 56.

Дерив.: азарла-у (ДС I: 11) «каты сүгү, сүгелү» > мар. азарла- «көнләшеп газаплану» ~ гом. кыпч. азарла- «каты шелтә бирү».



Предыдущая статья            Следующая статья