Тэтимол 2015

АЗА, аза кубу «землетрясение» (букв. «подъём духа земли Аза»), аза куу «изгнание бесов в новогодние праздники»; себ. тат. (к. ТТДС 1969: 22; Радлов I: 557) аза «явыз рух». Тат. диал. (трбс.) азат сындырган күкрәге яньчелгән яисә бөкре бала тур. ~ башк. диал. (БҺҺ II: 18) азат һынтырыу, чув. (Ашмарин II: 92) асат хуçнă (азат сындырган), асат çапнă (азат суккан) «спондилитлы (бала)» кебек тәгъбирләрдә; азат – монг. «азалар». К. алт., хак., тув., монг. аза, монг. азар, калм., бур., бор. төрки ада – явыз рух, җир асты, кабер, үлем рухы, ул яңа туган балаларга һөҗүм итә; бор. язмаларда (Clаuson 1979: 40) beš türlüg ada bar диелә. Ада, азат сүзен бор. һинд. asat «үлекләр дөньясы» сүзе белән чагыштыралар, ләкин монда фонетик кыенлыклар бар. К. ш. ук Катанов 1888: 1. Чаг. Азар-бизәр, Әри.

Кырг., каз. аза «траур, тәгъзия» сүзенең азага катнашы юк: ул гарәпләрдән булса кирәк. Ахметьянов 1981: 12.



Предыдущая статья            Следующая статья