АЗ I, ас – название ногайских племён в сочетаниях дöрт уллу ас «ас с четырьмя сыновьями», ак ас «белый ас», кара ас «чёрный ас», шöмүшли ас «ас с тамгой в виле половника» и т.п. (к. Ногайцы 1988: 12–19) – считается названием одного из булгарских племён ~ бор. төрки (ДТС: 72) az «аз халкы», хәз. алт. диал. аз, ас – бер ыру атамасы; Ф. Кырзаоглу аз, ас компонентын кенгерес (< кен,гер ас), әнказ (< әник аз) дигән бор. этнонимнарда таба (Kırzaoglu: 83–92). Хәз. хакас < хягаз этнонимында да аз компонетын күрергә мөмкин. Кайбер тикшеренүчеләр аз халкы кыпчакларның нигезен тәшкил иткән диләр. Һәм хәтта татарларның бор. бабалары аз кабиләсеннән булган, марича суазь «татар» сүзе ул су асы дигән тәгъбирдән килә, дигән фикер дә бар. Ләкин болар барысы да дәлилсез, юраулы. |