Тэтимол 2015

АҖАГАН «сполохи; зарница» – тат. телендә бу сүзнең вариантлары хәтсез: наҗагай, назыгыш, нәҗәгай, наҗакай, аҗдаган, аҗыган, әҗәгән, әҗегән, әҗҗаһы, әҗәга, әҗәгы, җайнагай, җайнаган, җалагай, ялагай, ялтагай. ТТДС 1969: 60, 318–320, 550–551 һ.б.

Бу сүзләр халык аңында бергә охшатылса да, аларда берничә аерым сүз шәйләнә: наҗагай бор. төрки-монг. (Марко Поло) надигай «яшен һәм җир тәңресе» сүзеннән килә; бу сүз, ихтимал, тат. диал. нәйзә, найза ~ нуг., каз., к.-калп., кырг., үзб. найза «кечкенә сөңге» (к. Нәйзә ) тәэсирендә дә формалашкандыр.

Җайнагай варианты нуг.-каз. даирәсеннән килә: нуг. яйнаған «ялтырак, ялтырау», каз., к.-калп., кырг. җайна-, җайна- «нурлану, нур чәчү, (нурлар чәчелү)», җайнаган «ялтырап торган нәрсә; аҗаган».

Җайнагай ~ ялагай ← яла-у: имеш, аҗаган «ялагач» арыш өлгерә (аҗаганнар бигрәк тә июнь-июль айларында күзәтелә). Аҗаган үзе наҗагай һәм аждаһа сүзләренең контаминациясеннән гыйбарәт. Чаг. кырг. аҗаған «явыз».

Борынгыдан килгән карашлар буенча, аҗаган ул аждаһа, ләү уены: ул, имеш, шулай койрыгын болгый. Ахметьянов 1981: 14–15. Чаг. Сазаган.



Предыдущая статья            Следующая статья