АЖДАҺА, диал. әҗдаһа, әчтәр (к. Тумашева 1992: 39–40), аҗдак, аҗдагы, аздагы, аздягы, әздяхы «дракон» > чув. аçтаха, мар., удм. (Гордеев I: 53); äждäгä, ажьдага, азьдага, азьтага < фар. аждаһа, аждарһа «аждаһа; койрык байрак; хәрби ат; исемле кылыч» (Будагов I: 38) борынгы ир. (Авеста) телендә ажидаһак «чагучы елан»: (аж, aжи «елан; ләү», daһak «чага, тешли торган»), ш. ук фар. ajgar «буар елан». Аждаһа образы Шәрык әдәбиятында Фирдәүсинең атаклы «Шаһнамә» эпосы аша популярлаштырылган: Зәххак исемле шайтан патшага ашман (пешекче) булып эшкә кергән һәм патша аның эшеннән бик канәгать калган. Шуннан Зәххак аңардан: «Сиңа нинди бүләк бирим?» – дип сораган. Шайтан: «Теләгем шул – сезнең ике кулбашыгыздан үбим әле», – дигән. Зәххак рөхсәт биргән. Шайтан үпкән төшләрдән ике елан үсеп чыккан һәм алар көн саен бер кеше мие таләп итә башлаганнар. Зәххактан халыкны Кова дигән тимерче коткарган. Фирдәүсинең Зәххак дигәне – борынгы даһака «җимергеч» сүзеннән, әлбәттә. Фар. теленнән төрки телләргә дә күчкән аҗдар, аҗдарһа, ecdar һ.б. яңгырашы аҗгар һәм аждаһа сүзләренең контаминациясеннән гыйбарәт (к. ш. ук «Заятүләк» дастанының М. Гафури версиясендә Җаҗдар «су асты патшасы»). Тат. сөйләшләрендәге аҗдамыр варианты фар. әҗдар мар «аждаһа елан» (мар «елан») сүзеннән. Тат. әкиятләрендә дә аждаһа елан тәгъбире кулланыла (шуннан удм. азъдага кый: кый «елан»). Федотов I: 66; Ахметьянов 1981: 14; МНМ I: 50 (күптөрле вариантлары күрсәтелә); Тимергалин: 15–16. |