Тэтимол 2015

АЕР-У[аºй ы̌р-] «разделять, различать; отделять; разнимать» > мар. айыр- > ойыр-, чув. ойыр- > уйыр- id. < гом. кыпч., чыгт., гом. угыз. айыр-, үзб. айир- < бор. төрки (ДТС: 11–15) аïr-, adïr- id. К. ш. ук хак. азыр-, як. атыр- id. Чаг. уйг. айра-, үзб., уйг. диал. аҗира-, аҗра-, кырг. аҗыр-, аҗира-, каз. ажыра- «аеру» ~ бор. монг. (Поппе 1938: 66) aǯı- «аерылу», aǯıra- «ычкыну, азат булу». Күпсанлы дериватлары да охшаш булгач, айыр- һәм аҗыра- сүзләрен тамырдаш дип карарга кирәк, аларның уртак тамыры ай ~ *а ~*ар булып күзаллана. Шунлыктан айыр- фигылен бор. аң-//ай- тамырына нисбәт итү (ЭСТЯ I: 115) ышандырмый. К. ш. ук Федотов II: 270–271.

Аер- төрки телләрдә иң продуктив нигезләрнең берсе: аерыл-у, аерыш-у, аерт-у; аерма, аерым, аеруча ~ диал. аерыкча, диал. айра, аерата. К. ш. ук Айравык, Айры, Әйрән.



Предыдущая статья            Следующая статья