Тэтимол 2015

АЕЛ II[аºй ы̌л] диал. (Тумашева 1992: 20) «деревня» ~ кырг., алт. айыл «торлак; авыл» < монг. айил «торлак, гаилә, группа; авыл» > эвенк. айил «күрше; авыл» (к. ССТМЯ I: 21): бор. монг. ajil, ajal cүзеннән тув., хак. аал һәм чув., мар. йал < болг. *йаал «авыл» сүзләре дә килә. Гадәттә бу айыл ~ йал ~ аал ны авыл сүзе белән бердәй дип карыйлар (к. Федотов II: 479; Аникин: 77, шунда ук шул фикердәге бүтән авторлар да күрсәтелә). Безнеңчә, айыл сүзе бор. монг. ай- «җыю, җыелу» фигыленнән (к. Аймак ) һәм аның авыл сүзенә катнашы юк.

Шунысы кызык: айыл сүзе булган һәр телдә айылчы (айилчи һ.б.) «биләмче, авылдан авылга йөрүчән» сүзе дә очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья