Тэтимол 2015

АДӘМ «человек; Адам» тәүдә фар. адәми зат «Адәм галәйһиссәлам токымы (заты)» дигән тәгъбирдән кыскарган (бу тәгъбир хәзер дә кулланыла). Адәм – иң беренче кеше – исеме һәм образы Библиядә килә һәм бор. яһүди диненнән алынган (яһ. adamah «кеше, тиреле зат»).

Тат. сөйләм телендә адәм, әдәм «бер кеше; юньле кеше» > чув. этем, мар., удм äдäм; адәми формасы да фин-угор телләренә кергән: мар. айдеме, удм. адями, äзäми, хант. äтäме «кеше, адәм» һ.б.

Тат. һәм бүтән төрки телләрдә адәм, әдәм сүзеннән күп кенә дериватлар һәм фразеологизмнар ясалган: адәмгәр «кешелекле», адәмчелек, адәм хуры һ.б. К. Федотов II: 482; Тимергалин: 14–15.

Адәм сүзенең этимологиясе бик күп сүзлекләрдә бирелә.



Предыдущая статья            Следующая статья