Тэтимол 2015

АГЫЕК[аºғ ы̌й ы̌қ], ағыйақ (Тумашева 1992: 15) «недорогое украшение, бусы» < бор. төрки (ДТС: 17; Боровков 1963: 39) аγï, аγu «кыйммәтле әйбер, кыйммәтле бүләк» сүзенең кечерәйтү формасыннан булса кирәк: ағычақ > ағыҗақ > ағыйак (интервокаль ч > ж һәм җ > й себ. төрки телләрендә очрый). Монда ике күчеш бергә килгән (андый очраклар булгалый).

Бор. төрки aγı шул ук мәгъ. aγır һәм (ДТС: 48, 71) aqï, axï «юмарт» сүзләре белән бер тамырдан булса кирәк. Бу сүзләрнең дәвамы да, тамыры да хәз. төрки телләрдә күренми (яисә без танымыйбызмы?).



Предыдущая статья            Следующая статья