Тэтимол 2015

АГУ[ағ ы̌w] «яд» < чыгт., угыз., бор. төрки (ДТС: 24) аγu < *аағ-ғу: *аағ//ааң «ачы, агулы; ачы булу (итү), агулы булу (итү)» синкретик тамырыннан (к. ЭСТЯ I: 67), к. төр. аğı «агу», монг. аг «ачы нәрсә; агу» һ.б. Шулай итеп, тат., башк. ағу, ағыу бүтән төрки телләрдән алынма сүз. Төп кыпч. яңгырашы *awғы булган, шуннан тат., башк. awы, ыwы > ыw (к. У, Уа ). К. ш. ук төркм. ааwы (ихтимал, бор. кыпч. телләреннәндер), к. Мухамедова 1973: 53.

Ағу ~ *ағғы, ихтимал, бор. төрки (ДТС: 16–17) aγ-, aaγ- «агарыну, йөз төсе үзгәрү» тамырыннандыр: ағу < ағғу. Бор. төрки aγuq- «агулану» < аγ-uq- «нык агарыну» (-uq- фигыльләрдә көчәйткеч кушымча, чаг. аш- > ашық-, қыз > қызық-, пеш- > пешек- һ.б.ш.).

Агу продуктив нигез: агулы; агула-у, агулан-у (бу сүзләр күрше фин-угор телләренә дә кергән).



Предыдущая статья            Следующая статья