Тэтимол 2015

АГАЧ, диал. агац, себ. тат. йығаш, иске әд. җигач, җыгач «дерево; древесина; деревянный». Төрки телләрдә бик тә күп вариантта очрый: гом. төрки ағач, бор. төрки, уйг. jıγ, үзб. диал. йағғач, чув. йывăç, башк. ағас, алт., тув. диал. (Баскаков 1966) ағыч, аач, ааш, нааш, найш, ңāш > як. мас «агач, урман» (себ. тат. ағац «урман»), тув. ыяш «урман». Кайбер төрки телләрдә (кр.-тат., аз.) ағач 6–8 километрлык ара. Чув. (Сергеев: 23) йÿç «тал төре; болын, сазлык».

Бу сүзне Севортян (ЭСТЯ I: 71–72) бор. ы, ый «үсенте, урман, куаклык» сүзеннән, Л.В. Дмитриева *jaγ тамырыннан чыгара; һәрхәлдә -гач (кечерәйтү) кушымчасы бар дип карала. К. себ. (Гиганов) аңган (бәлки хата басылгандыр: аңгац?) «зур урман», алт. аңгац, аңаш «урман; агач», эвенк. ағин, ағый «тайга, тигезлектәге урман». Будагов I: 61; Федотов I: 179; Ахметьянов 1989: 27–28; Тимергалин: 13.

Агачире – янәсе «урман кешеләре» мәгъ. борынгы кабилә исеме – күп кенә чыганакларда aγačeri (хәз. көндә Иранда һәм Төркиядә бер кабилә атамасы) шулай аңлатыла.

Агач продуктив нигез: агачлы; агачлык; агачлан-у һ.б. Ахметьянов 1989: 27–28.



Предыдущая статья            Следующая статья