Тэтимол 2015

АГА «дядя; старший брат; уважаемый мужчина», вокатив формасында агай ш. ук «крестьянин» – гом. төрки, гом. монг. аға, ағай, кр.-тат., чыгт., эвенк. һ.б. ака, akāj id., бор. төрки aqı «батыр; зур», тув. акы, акый «агай». Алт. телләрендә иң киң таралган һәм күптармаклы нәсел-нәсәп термины; төрки телләрдән күп күрше телләргә дә үтеп кергән: к. Кавказ телләрендә, көрд., фар., гар. һ.б. аға «мистер; өлкән башлык; нәчәлник, полиция офицеры һ.б.» (< башлыча төр.), мар., удм. агай «агай» (< тат., к. Гордеев I: 44). Будагов I: 60–61; Зифельд-Симумяги: 125; Номинханов 1958: 43–45; Покровская: 33–36; ССТМЯ I: 24; ЭСТЯ I: 70–71; Тимергалин: 13. Рус. ага тур. Аникин: 74.

Тат. бу тамыр сүзнең ака, акы вариантлары да бар: диал. (ЗДС; Рамазанова 1991: 36–37, 136–137, 164–166) (миш., эчк., м.-кар. һ.б.) акый «олы кеше, абыстай», аккай «абый, абыстай» (< акыкай), ака > мар. äкä, ака, удм. ака, акы, морд. М. ака, акай «апа, түти». Күренгәнчә, -к лы вариантлар тат. телендә дә хатын-кызны белдерә. К. Акай, Әкә.

Характерлы дериват: агала-у «хөрмәт итү».



Предыдущая статья            Следующая статья