Тэтимол 2015

АВЫР[аºw ы̌р] «тяжёлый; тяжело», «беременность» < гом. кыпч. awыр (кырг. оор, алт. уур, аар, хак., тув. аар), як. ыар < бор. төрки (ДТС: 18–19) аγïr < чыгт., угыз. һ.б. аағыр > ағыр id. Иске тат. әд. телендә дә һәрдаим ағыр дип языла. Э.В. Севортян бу сүзне аағ-, ааң- «бер якка явып төшү (йөк тур.)» тамырына нисбәт итә (ЭСТЯ I: 85–86) һәм авыр-у сүзеннән бөтенләй аера. Шул ук вакытта ул угыз (аз., төр., тув., як.) телләрендәге ағыр ~ аар ~ ыар «кыйммәтле, кыйбатлы» сүзен ағыр мәкаләсендә бергә карый (хәер, ул телләрнең сүзлекләрендә дә шулай). Х. Әрән (Eren 1999: 4) сүзнең тамыры ағ- «авыр килү» дип кенә чикләнә.

Бу очракларда этимологик төгәллекне бор. төрки телләрдә ағ (аағ), аң (ааң) диелгән омоним тамырлар күплеге кыенлаштыра. Бәлки монда өч аерым тамыр булгандыр. Ләкин ул тамырларның дериватлары күптән бер-берсе белән контаминацияләнгән һәм уртак формага китерелгән.

Безнеңчә, авыр һәм авыр-ы-у сүзләрен аерырга ярамас, ә ағыр «кыйммәтле» бор. төрки (ДТС: 17) аγï «кыйммәтле тавар, ефәк; кыйммәт» сүзе белән баглы. ДТСта аγïr I «авыр», аγïr II «кыйммәтле» аерым бирелүе бик дөрес. Бор. төрки аγrï > куман., төр. аvrı «акча» мисалы да (Мухамедова 1973: 53) моны раслый.

Авыр < ағыр сүзенең ясалышы да Э.В. Севортянча (ағ-ыр: -р фигыльдән исемьясагыч) булмаска мөмкин. Үзб. сөйләшләрендә ағғыр, оғғир «авыр», димәк сүз ағ-ғыр «авучан; аугыр; ава торган» формасыннан килә. Ағыр «кыйммәтле» сүзе исә, мәс., ағы эрир тәгъбиреннән ясала ала, к. ш. ук Räsänen 1969: 8; Федотов I: 178–179 (чув. йăвăр, йывäр «авыр» сүзенә параллельләр генә китерелә, фонетик һәм морфологик аңлатмалар бирелми).

Авыр продуктив нигез: авырлы («йөкле, көмәнле» мәгъ.), авырлык; авырай-у (авырлат-у, авырлаш-у), авырсы-у, авырсын-у, диал. (Тумашева 1992: 32) аурыкай «чирләшкә, авыручан» һ.б. К. Авыр-у, Авырыксын-у.



Предыдущая статья            Следующая статья