Тэтимол 2015

АВЫЛ[аºw ы̌л], себ. тат. әул, әwел (к. Тумашева 1991: 39) «деревня» ~ гом. кыпч. awıl, awul «авыл» < төр., төркм. ағыл «кәртә-кура; абзар; утар» (> фар., таҗ. ағил, оғил id.), төр. диал. ағ, ағы «абзар, кәртә, кәртә-кура; тур (җәнлек, кош-корт аулау өчен челтәр), ау» сүзеннән ясалган, ягъни ау сүзе белән тамырдаш булып чыга. Асылда ауыл < ағыл киекләрне куып кертү өчен корылма булган, к. каз. (ҚТДС: 13) ағыл < бор. төрки (МК) аγıl «куй курасы», төркм. (Мухамедова 1973: 55) аагыл «кура; түгәрәк». Себ. тат. айыл, әйел «авыл» һәм әүле «йорт, кәртә» сүзләре төптә авыл белән тамырдаш түгел. К. Аел II, Әүле. Радлов I: 163, 171, 198, 639; ЭСТЯ I (Севортян): 65–66; Федотов II: 497–498 (авыл һәм ял бердәй дип карый, ләкин ял «җәмәгать, авыл халкы» сүзен аерым карый). Рус. аил һәм аул тур. Аникин: 77 (ш. ук бу сүзләрне бердәй дип, ләкин аил монголчадан, аул төрки телләрдән дип карый).

Ағыл, аул сүзе төрки телләрдән барча күрше телләргә кергән. Тат. телендә ул шактый продуктив нигез: авылдаш, авыллы, себ. авылла-у, авыллаш-у (авылдан авылга кунакка йөрү, йөрешү), авылцы (кунакка йөрергә яратучы) һ.б. Ахметьянов 1989: 127; Тимергалин: 12–19.



Предыдущая статья            Следующая статья