АБЫШКА, диал. абычка, амыцка, амышка (ТТДС I: 19; Тумашева 1992: 24; Рамазанова 1991: 100) «муж; второй муж; вдовец» > чув. авăшка, опăшка > упăшка, мар. овышка, овашка id., гом. көнб. төрки абышка, уйг. абушка һ.б. (к. ЭСТЯ I: 60–61, тат. мисаллары китерелми) < бор. төрки (ДТС: 2–3, 70) abučqa, avïnčγa «карт ир; карт» – бик хикмәтле сүз. Бу сүзгә алт., хак. апшыйак, апшыйах «карый; карт» тоташа бугай (-ак, -йак – иркәләү кушымчасы), ул чагында себ. абыш «агай» һәм урта диал. апыч «абый» сүзләре дә абышка сүзе белән бәйле түгелме дигән фикер туа (чөнки апыч сүзен абый сүзеннән дию фонетик кыенлыкларга дучар). Э.В. Севортян (ЭСТЯ) абышка сүзенең аба «өлкән туган; ата-ана» тамыры белән баглы булуына шикләнми, ләкин ул бор. avınčγа (ш. ук авунча, Боровков 1963: 36) сүзләрен игътибарга алмый. Хәлбуки бор. avınčа < abınčqa «абышка» бор. төрки avınč, abınč «җенси рәхәтлек, күңел ачу» ← avın-, abın- «(җенси) рәхәтлеккә бирелү» сүзеннән дә килеп чыга ала ич! Чаг. төр. avınč «юаныч», avın- «юану», avıt- «юату, әветү». Башк. сөйләшләрендә абышқа сүзе «икенче ир; карт ир» мәгъ. очрый. Ягъни башкортлардагы левират йоласы буенча, хатын кешенең ире үлгәч, аны үлгән иренең кардәше (агасы яки энесе) алган. Бу йолага баглы кызыклы җырлар да бар: Без бәләкәй чакларда Сикреп мендек атларга; Агай үлеп, җиңгәй калса Җибәрмәдек ятларга... Акылың булса, карт җиңгәңне Ала күрмә, уңмаган һ.б. Абышка сүзе, ихтимал, шундый левират йоласы буенча агасының хатынын алган энесен белдергәндер (башкортларда абышқа сүзе кыз ала алмаган иргә карата мыскыллап та әйтелгән). Чаг. ш. ук эвенк., эвен. (ССТМЯ I: 11) авус, абусни һ.б. «кияү; җизни; ыруыбыздан хатын алган һәр ир кеше». Рус. апшах < себ. төрки абшыйах тур. к. Аникин: 73. |