Тэтимол 2015

АБЫН-У «споткнуться» ~ нуг., к.-балк. абын-, кар. абун- id., төр. aban-, төркм. аабан- «авышу; тезләнү» сүзе белән бердәй булса кирәк. Чув. (Сергеев 1971: 132) упĕн- «абыну», упален-, уппелен-, опальан- «мүкәйләү» сүзләре белән абун-у арасындагы мөнәсәбәтләр ачык түгел. Гомумән, абын- ниндидер *аб-у яисә *абы-, *аба- фигыленең кайт. юн. булырга тиеш. Чаг. ш. ук диал. абалан-кабалан «бик ашыгып, егыла-түнә».

Абын-у тат. телендә генә булса, авын-у дан килеп чыга алыр иде кебек, ләкин угыз телләре материалы бу фаразга юл куймый.



Предыдущая статья            Следующая статья