Тэтимол 2015

АБЫЙ «старший брат; братан» < (диал., к. ТТДС I: 16) абай id. ← аба «өлкән иртуган» ~ алт., хак., кырг. һәм гом. монг., тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 8; ЭСТЯ I: 54–58) аба «өлкән туган» (ш. ук кайбер очракларда «ата, ана») сүзеннән. Нәкъ абый яңгырашында бу сүз тагы хак. телендә генә очрый (һәм бу хәл очраклы түгелдер). Нуг., ком., төр., кр.-тат. абий «абый; әти» < аға бий (һәм абый белән бердәй түгел).

Татарларда традиция буенча укытучыга, мөдәррискә абый дип эндәшү һәм атау бар (чаг. ш. ук апа – укытучыга эндәшү сүзе). Рамазанова 1991: 57.



Предыдущая статья            Следующая статья