Тэтимол 2015

АБЫЗ диал., тар. (Будагов I: 4; ТТДС: 18) «грамотей; учитель; мулла», «старший родственник» > чув. апăс «белемче (карт, карчык)» ~ нуг., каз. абыз «мулла» тат.-нуг. даирәсендәге тарихи ядкәрләрдә бик еш очрый һәм бор. кыпч. сөйләшләрендә фонетик үзгәреш кичергән гар. хāфиҙ̣ «укымышлы; яттан сөйләүче» (к. Хафиз ) сүзеннән килә. Бүтән аңлатмалар (алар тур. Рамазанова 1991: 50–51) ышындырырлык түгелләр.

Элекке чорларда (Казан ханлыгы, Русия империясе) абыз – административ термин («писер, чиновник») булган. Себер төркиләрендә абыз, апыс дип рус руханиларын да атаганнар. Федотов I: 52–53; Аникин: 73.

Абыз продуктив тамыръясагыч нигез: к. Абза, Абзый, Абыстай, Әбез. Абыз сүзе кушма абызәби > абзәби, абызәни > абзәни, абызбабай һ.б.ш. сүзләр ясалуда киң кулланыла (бу сүзләрнең фонетик вариантлары, кыскартмалары да күп), к. ТТДС I: 18–19, 539; БТДҺ: 11, 423; Тимергалин: 10–12 (бик тәфсилле). Рус диал. абыз тур. Аникин: 73.



Предыдущая статья            Следующая статья