АБУЗИН иск. (Б. Вәисев шигырьләрендә очрый) «чудовище; обезьяна» < фар. абузинэ «маймыл». Рус. обезьяна сүзенең каян килеп керүе ачык түгел – төр. яисә фар. теленнән дип исәпләнә (Фасмер I: 98). Тат. < фар. (һәрхәлдә русчадан түгел). Фар. абузинэ (бу сүз хәзерге сүзлекләрдә очрамый) сүзенең чыгышы безгә намәгълүм. Ахметьянов 1981: 12. |