АБСЫН, апсын, абысын, абызын (Тумашева 1992: 15; Рамазанова 1991: 166) «сношенница, слово обращения жён братьев друг к другу»< гом. кыпч., уйг., үзб. (ЎХШЛ: 323) абысын, авсын, абсын, авсун, овсын, хак. абызын, башк. (БТДҺ: 11) апсын, апһын һ.б. < монг. абусун (-сун җыйма күп. кушымчасы) id. ← аба, ава «апа, җиңгә, килен». Абсын сүзен абыз сүзеннән чыгару дөрес түгел. |