АБЗЫЙ «слово уважительного называния старшего мужчины и обращения к нему: мистер, пан, герр (но не господин или сударь – стилистически не то)» – абызый яисә абызагай формаларыннан. Тамыры абыз (к. Абыз ). Шулай итеп, тышкы охшашлыкка карамастан, абзый  сүзенең абый  сүзе белән багланышы юк. Абзый ның «иң олы абый» мәгънәсе шуның белән аңлатыла: күп ир балалы гаиләдә гадәттә иң өлкән угыл мәдрәсәгә җибәрелгән. Абый – аба  белән аналогиягә кертелеп, абзый  сүзе нигезендә абза  сүзе килеп чыккан (к. Тукайда: Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор сиң, энем). Абзый  сүзенең фонетик һәм морфологик вариантлары күп һәм алар барысы да тат. теленең үзендә ясалганнар. К. Рамазанова I: 57–58. Абзый  сүзеннән абзыкай < абзыйкай  сүзе пәйда булган. Диал. сөйләмдә абдый, әбзи, әбзекәй  кебек вариантлар да очрый. Чаг. ш. ук мар. (Исанбаев 1978: 9) авызый, азий, äзий «абый».  |