Тэтимол 2015

АБЗАР, диал. (ЗДС: 14, 22) азбар «хлев, скотный двор; двор вообще» > мар. абзар, азбар, удм. абзар id., рус диал. асбаръ (Даль) «чирмеш авылы», тат. диал. (БТДҺ: 11, минз.) азбар «авыл тирәли киртә» ~ нуг., кр.-тат., кар., каз. азбар, к.-балк., башк. диал. арбаз «йорт, абзар», ком. азбар, абзар «йорт», «биләмә», «ачык урын».

Бу тарихыбыз өчен әһәмиятле сүзнең этимологиясе тур. күп фикерләр әйтелгән. К. Насыйри (ЛТ I: 5) буенча, абзар < фар. х�wāбзāр «төнләү, йокы урыны». Ләкин бу фараз дәлилләргә мохтаҗ (югыйсә терлекләр гомумән аз йоклыйлар). Ф.А. Гордеев (I: 34) буенча, абзар < рус. овчарня. Бу фараз да фонетик һәм тарихи нигезләмәләр сорый. Аннары, азбар кыпч. телләрендә XIII г. бирле билгеле (Курышжанов 1970: 78) – ул вакытларда рус телендә овчарня сүзе үзе булды микән?

Сүзнең мәгънә эчтәлеге (һәм яңгырашы да) борынгы фар. телендәге (атаклы Бисутун кыясы язмаларында) абичариш «алпавыт утары; мал ашату урыны» сүзенә бик тә бап килә. Ләкин гаять зур вакыт һәм җирлек аралыгы монда катгый раслауларга мөмкинлек бирми.

Безнеңчә, сүзнең тарихи нигезе кырг., төркм., үзб. диал. (ЎХШЛ: 12) абзал, аабзел < фар. äбзар, äфзар «инструмент; сабан-сука һ.б. һәм шуларны саклый торган урын» белән дә бәйле булырга мөмкин.

Тагын бер фараз – төп вариант башк. (БТДҺ: 24) арбаз, к.-балк. арбаз булса, ул гар. арбаз «каралты, утар» (← рбз «саклап яту») сүзеннән.

Кыскасы – төрле фаразлар күп кенә булса да, абзар ~ азбар сүзенең чыгышы-тарихы бераз томанлы хәлдә кала. Аваз тезмәләре (-зб- яисә -бз-) буенча хөкем йөрткәндә, бу сүз төрки түгел, алынма нигездән. Мәгънәсенә күрә ул утрак халыкка хас сүз.

Азбар ~ абзар продуктив нигез түгел (бу хәл дә аның алынма булуын дәлилли): азбарлы, азбарлык кебек регуляр ясалмалардан тыш, бернинди дә тотрыклы дериваты юк. Азбар иясе (мифик зат) тәгъбире өй иясе кебек тәгъбирләргә аналогик рәвештә бик җиңел тәшкилләнә алган. Räsänen 1969: 33; Ахметьянов 1989: 127–128; Тимергалин: 10; Садыкова 2003: 91 (сәер ызбар вариантын китерә, тик ул ызба тәэсирендә ясалган).



Предыдущая статья            Следующая статья