Тэтимол 2015

АБАЙ «внимание; внимательность, предостережение» – гом. кыпч., үзб., уйг., төркм. абай id.; бу сүзнең үзеннән бигрәк дериваты – гом. кыпч. абайла-у «сизү» сүзе ешрак очрый; гомумән, бу сүз фраземалар составында килүчән: тат. абай бул-у, кырг. абай кыл- «игътибар кылу (итү)»; үзб. (ЎХШЛ: 12) абай эт!, абай булл! – кычкырып янау, җикерү сүзе; кар. абайлы «кадерле, хөрмәтле», абайла «хөрмәтләү» ← бор. төрки, бор. монг. abaj, abaγaj «асылзат, түрә һ.б.ш.». Шулай итеп, абайла-у «олы кеше алдында әдәп саклау» дигәннән дә була ала. Чаг. ш. ук алт. аай «билге; игътибар»; монг. убайлах «абайлау», авайлах «кызгану, жәлләү; ярату». Будагов I: 3; Dobr. I: 4–5 (киң деривация).



Предыдущая статья            Следующая статья