Тэтимол 2015

АБАГА «папоротник; орляк; щитовник» > мар. диал., удм. абага id., ш. ук. «тубылгы» (Гордеев I: 30), чув. опаха > упаха id., упакка кĕпçи «абага көпшәсе», упа [уба] лапи «аю табаны – абага»: опа > упа «аю». Абага сүзен бор. чувашчадан дип уйларга нигез юк, чөнки аба, абага «аю» сүзләре тат. телендә дә булган, к. диал. (ТТДС I: 11, 16; ЗДС: 13) абага «ялбыр; ябалак (язгы аю кебек)», абакай «әрекмән (аю үләне)», абагай «кызу канлы (аю кебек?)» һ.б.; үсемлек атамаларында «аю» мәгъ. сүз кулланылу еш очрый, к. тат. (ТТДС I: 28, 588) айукамыр «гөлҗимеш», айу көпшәсе, айу табаны – төрле үсемлек атамалары, айу табаны «абага» һ.б. Удм. абалгы «абага» хак. абалыг «аюлы; ияле» сүзе белән чагыштырыла ала.

Бор. тат. аба, абага < бор. төрки (ДТС: 1) аbа «аю» сүзе шул ук яңгыраштагы «баба, бабай» мәгъ. сүздән, аба (к.) тамырыннан; аюны җәт («нәсел башы, борынгы баба») дип атау төрки, монг., тунг.-маньч. телләрендә еш күзәтелә: куман., чыгт., алт., як. абаға, чыгт. äбäгä, уйг. обуға ~ монг., калм. (Номинханов 1958: 46) абаға, абуға, абга, авга «әтинең энесе яисә абыйсы» > авга «аю», як. абаға «ыруда, гаиләдә иң өлкән ирзат; ага», абаха «аю агачызирек», тув., хак. аба, абахы «җәт», «аю», башк. диал. бабай «аю». Алт. аба, тат. диал. апшыйак > рус. диал. апшак «бабай > аю» тур. к. Аникин: 71–73. К. ш. ук Рассадин 1973: 122–175; Анисимов 1958: 106–127 (эвен. амака «бабай» – «ана аю», энэкэ «инәкәй, әби» – «инәк аю» тур.). К. ш. ук Joki 1955: 55–56; МНМ II: 128–130; Федотов II: 281–282 («бабай → аю» мәгъ. күчешенә мисаллар китерелә); Тимергалин: 9.

Дерив.: абагалы, абагалык; абага чәчәге (аның тылсымлы хасиятләре тур. әкияти мотив күп күрше халыкларда очрый). Ахметьянов 1981: 11.



Предыдущая статья            Следующая статья