Тэтимол 2015

АБА (ЗДС: 13–144) «старший брат», (Тумашева 1992: 15) «старшая сестра» ~ аба «ана», к.-балк. аба «әти, әни» (һәркайсына карата кулланыла), кырг. аба «иң өлкән абый» һ.б. төрле төрки телләрдә очрый: алт., хак. аба, ава «ата», бор. төрки (ДТС: 1) аbа «ана» ~ монг., тунг.-маньч. (ЭСТЯ 1: 54–58) аба, абаға һ.б. «ата; дәвәти; дәвәни һ.б.ш.» ~ кор. аbаğa, abi «ата, әти». Аба, абба, абу (гар. äбӯ > тат. әбү) «ата» семит телләрендә дә киң таралган, ләкин бу мисаллар ностратик уртаклык тур. сөйләми, чөнки ностратик булмаган индонезия телендә дә ав, ава, ави «ата, әти». Гомумән, аба//апа, ага//ака, ана, ата, баба, гага//кака, мама, нана, тата дөньядагы барча телләрдә табыла торган һәм «бәбиләр теленнән» килгән тамырлар. Аларның фонетик вә мәгънәви модификацияләре һәм деривацияләре дә күптөрле вә киң булучан. Тат. телендәгеләр тур. к. Абага , Абый , Апа , Ага , Ана , Ата , Әбә , Баба , Дәдә , Нәнә .

Төрки аба тур. күп язылган: Покровская: 29–32; Räsänen 1969: 1; Мухамедова 1973: 51–52; Рамазанова 1991. Рус. аба «апа; ата» (< төрки) тур. Аникин: 71.



Предыдущая статья            Следующая статья