Я-Я ы. 1) Әңгәмәдәшенең сүзен дәвам итүен теләгәндә, сөйләвен, жавабын ашыктырганда кулланыла; хуш. – Я-я, коткардымы соң инде синең Аллаң? – диде ул, мәкерле көлеп. Ш.Алпар. Я-я, шуннан, нәрсәгә иреште соң бичәң? Ф.Имамов 2) Көчлерәк өндәү, боеруны белдерү өчен кулланыла. – Я-я, рәтләп сөйлә, рәтләп! – дип кычкырды Шаммасов трубкага. Д.Гыйсметдинов. Нәрсә кыланасың инде, хәерче бет! Я-я, ярар, бу теманы яптык. Н.Гыйматдинова. Я-я, әйтеп бетер. Нәрсә димәкче буласың? А.Нәҗми 3) Ярый, ярар, яхшы. Я-я, утыра бир, начармы-яхшымы, мин бу өйнең хуҗасы, шулаймы?! М.Хәбибуллин |