ЯШЬТӘШ и. 1. Кем белән дә булса бер яшьтәге, бер елгы кеше. Сагындыра яшьтәш, карендәшләр, Туган-үскән газиз ил генәм. З.Бәшири. Таймас та алтынчыны тәмамлап җиденчегә күчкән, ягъни Рәүфләр белән яшьтәш икән... А.Тимергалин

2. с. мәгъ. 1) Бер яшьтәге, бер елгы. Баласыз кешеләр балалы булган, сакалсызлар сакаллы булган, сакаллылары карт булган, яшьтәш егетләре өйләнгән, ата булган, яшьтәш кызлары кияүгә китеп беткән. Г.Исхакый. Амбар мөдире Галиулла абзый – Закирҗанның атасы белән яшьтәш кеше – кыш уртасында ашлыкны урыннан кузгатуга каршы килде. З.Хөснияр

2) Берәрсе туган елда салынган, төзелгән, сатып алынган һ.б. нәрсәләр турында. Әти билендәге капчыгын ипли, өч сажиннан ала торган, үзе белән яшьтәш чыбыркысын бөтен авыл буен яңгыратып бер шартлата да, малларга якын килеп, куе калын тавышы белән: «Һайт, малкайлар!» – дип, көтүгә кузгалырга әмер бирә. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә