ЯШЬНӘ’Ү ф. 1) сөйл. к. яшенләү. Утлы кисәү эләккән эт яшен яшьнәгән саен дерт итәр, ди. Мәкаль

2) күч. Тазалык, яшьлек, көр күңеллелек ташып тору, нәрсәгәдер дәртләнеп, ашкынып тору турында. Яшьлегендә яшьнәмәгән картлыгында кала алса да танылмас. Мәкаль

3) күч. Чагылу, сизелеп китү. Кызның уйлары арасында бер шиклесе дә яшьнәп узды. Г.Минский

Яшьни башлау Яшьнәргә тотыну. Яшен яшьни башлый, күк күкрәгән авазлар, җилме, нәрсәдер улаган тавышлар ишетелеп ала. К.Җәмит

Яшьнәп тору Еш, гел, даими яшьнәү; хәзерге вакытта яшьнәү. Юкса әле күңелнең «Яшим!» диеп яшьнәп торырга тиешле чагы да бит... Г.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә