ЯШЬЛЕ II с. 1) Яшь (III) тулган, яшьләнгән. Малайның яшьле күзләрен күреп, карт, сукрана-сукрана, тагын уңга кереп китте. А.Гыйләҗев 2) Күп газаплар китергән, авыр ел. Яшьле елның авырлыгы төште аякка. М.Җәлил ЯШЬЛЕК I и. 1) Сабый чактан алып җитлеккәнгә кадәрге еллар; яшь чак. Егет яшьлек, мәхәббәт, зәңгәр күзле кыз турында җыр җырлый иде. А.Мансуров 2) Яшь булу хәле |