ЯШЬЛӘ’РЧӘ рәв. 1) Яшьләргә хас булганча. Яшьләрчә киенгән, кара күзлектән, «мыек» җиткергән бер егет сагыз чәйнәп биегән була. А.Гадел. Каршысында, чигә чәчләрен каралтып, яшьләрчә юка гына мыек та җибәргән, заманча фырт киемдә Хәмит абыйсы басып тора иде. Р.Рахман 2) Яшь вакыттагыча, зур дәрт белән. Зәкәрия шушы хәбәрне көтеп кенә торган диярсең, яшьләрчә җәһәт кенә сикереп торып, гимнастёрка чабуларын тарткалый башлады, изү төймәләрен эләктерде, пилоткасын рәтләде. Г.Гыйльманов. Аның моңа әллә ни исе дә китмәде: «Кырык биш чакрым нәрсә ул! Автобус йөреп тора ла...» – дип, яшьләрчә бик җиңел фикер йөртте. Г.Әдһәмова |