ЯШЬЛӘНҮ ф. Күзгә яшь килү, яшь тыгылу. Аның уйчан зәңгәр күзләре яшьләнде. Г.Әпсәләмов. Күзләр әле һаман да әче борычтан яшьләнәләр. А.Нәҗми

Яшьләнә башлау Яшьләнергә тотыну. Аның уң күзе авырудан соң нишләптер эренли, яшьләнә башлады, йокыдан торганда шул күз керфекләре ябышып ката, сулы ачылса да, уңы ачылмый иде. Р.Батулла. Язмый калды, чөнки аның тозлы тузан комыннан яшьләнә башлаган күз карашлары теге ике бөртек җемелдәвекне кабат эзләп таптылар. Г.Гыйльманов

Яшьләнеп бетү Тәмам яшьләнү. Күзләре яшьләнеп бетте, аякларына суык йөгерде. М.Әмирханов

Яшьләнеп тору Гел, еш яшьләнү; хәзерге вакытта яшьләнү. Аның уң күзе нигәдер еш яшьләнеп тора. Н.Хәсәнов

Яшьләнеп чыгу Кинәт, көтмәгәндә яшьләнү. Атасының күзләре яшьләнеп чыкты. Р. Гаязетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә