ЯШЬКЕЛТЕМ с. к. яшькелт ( 1 мәгъ.). Яр читенә үк терәп салынган тегермәннең бүрәнәләре, яңгырдан каралып, тимер төсенә кергән, такта түбәсе тимгел-тимгел күгәргән, урыны-урыны белән яшькелтем мүк белән капланган. Р.Вәлиев. Хәер, инде утырган кар әллә зәңгәрсу, әллә алсу, әллә яшькелтем, әллә күксел иде. Ә.Гаффар |