ЯШЬКЕЛТ с. ким. 1) Сыек яшел, ачык яшел. Ракетаның яшькелт тонык яктысында ак халатлы бик күп финнар күренде. Г.Әпсәләмов. Йорт янындагы бакчада алмагачлар арасына тартылган кер бавында очып китәргә җыенган дәү аккош кебек ак күлмәк җилферди, бакча як тәрәзә төбендә зәп-зәңгәр вазада яшькелт үги ана яфраклары балкып утыра иде. А.Гыйләҗев

2) Берникадәр яшел төсмер кушылган катлаулы төсләрне белдергәндә кулланыла. Вәзирәнең яшькелт-соры күзләреннән аның нәрсә уйлаганнарын аңлап ала торган түгел иде. Р.Гаязетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә