ЯШЬ III и. Елаганда, бик нык дулкынланганда яки көчле авыртудан күздән бүленеп чыга торган төссез, үтәкүренмәле тозлы сыеклык. Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!.. Г.Тукай. Сакаллы кешенең күзеннән борчак-борчак яшьләр акты, ул чынлап та елый иде. А.Алиш ◊ Яшькә тыгылу Хисләрнең күплегеннән яки рухи газаптан артык дулкынлану, еларга тору. Галимҗанны сабый чагындагыдай кысып-кысып сөеп, бит очларыннан чүт-чүт үбеп алгач, ананың күзләре яшькә тыгылды. С.Поварисов. Таһирның күзләре генә түгел, күңеле яшькә тыгылды. Г.Гыйльманов. Яшь төшү Кемнең дә булса берәр кешене каргап елавы аркасында, ул кешегә начарлык, бәла, бәхетсезлек килү. Кагылмагыз сыерыбызга, Ятимнәрнең яше төшәр. Ф.Яруллин. Рәнҗетмиләр яраланган кошны, Яше төшәр, тимә син аңа! Э.Шәрифуллина |