ЯШЬ II и. 1) Кеше яки хайван гомеренең бер елы. Рафаэльгә яшь ярым. Г.Шәйхи 2) Туган көннән алып үткән вакыт, ел исәбе; кешенең, хайванның, үсемлекнең яшәү чоры, периоды. Нәрсә инде кешегә ниндидер илле-туксан яшь гомер! Ә.Мушинский. Хәзер яшем олыгайды. Г.Гыйльманов 3) Гомернең билгеле бер чоры. Ул – элегрәк елларда байтак вакыт районның партия комитетында эшләгән җаваплы хезмәткәр – пенсия яше җиткәч, газетага күчкән иде. З.Хөснияр. Ләкин коммунистлар алдатмый, армия яше җитү белән, моңарчы комсомолдан читкә тибәрелеп килгән берән-сәрән егетләрне ашыгыч рәвештә яшьләрнең бу оешмасына тарталар, комсомол райкомы аларга тиз генә билет штамплап бирә. Безнең гәҗит ◊ Яше җитү Балигъ булу, өлгерү. Яше җиткәч, Бакый авыл малайлары белән бер-ике ел мәдрәсәгә йөрде. Г.Әпсәләмов. Яше үтү Нәрсәне дә булса эшләү өчен олыгайган, вакыты узган булу. Э ш эшләрлек егет чагы – яше үткән. Г.Сөнгати. Кызның яше үтеп бара. Р.Рахман. Яше чыгу к. яше үтү. Мәрхәбәнең егет сайлаудан яше чыгып бара иде – Заһри кызның иң нечкә кылына чиртте. М.Мәһдиев. Комсомолдан яше чыгуга, дине исламга әйләнеп кайтты, активистка булуларын яшьлек юләрлегенә, шайтан саташтыруына санап, шул чорларына бәддога укып тәүбә итте. Ф.Яхин |