ЯШЬ I с. 1. 1) Әле генә туган. Әле менә Саимә яшь бала белән утыргач, мал-туар карарга вакыты юк, дип кенә сыерны Хәдичә апага биреп тордык. Г.Галиева // Балигъ булмаган, җитлекмәгән; бала яшендәге

2) Урта яки олы яшькә җитмәгән. Мин яшь кеше, көчем җитәрлек – җәяү барырмын. А.Гадел. Аңардан гәүдәле яшь адәм төште дә идарә бинасына таба кызу атлап китте. Ф.Яхин

3) Балаларны ата-анасыннан аерып күрсәткәндә фамилия алдыннан әйтелә. Яшь Вахитов боларның барысын да күңеленә якын алып калган һәм, вакыты җиткәч, ул аларны искә төшереп, агитация коралы итеп файдалана белгән. И.Низамов

4) Яңа гына, күптән түгел үсеп чыккан; җитлекмәгән (үсемлек тур.). Урамга асфальт җәелгән, яшь агачлар утыртылган. Г.Әпсәләмов

5) Яңа гына өлгергән яки өлгереп кенә килгән (яшелчә, җиләк-җимеш тур.) Яшь кыяр

6) Яңа оештырылган, яңа төзелгән. Муса гомерен бер әнисенә багышлый алмады, бар күңел җылысын яшь иленә бирде. Г.Әпсәләмов. Тиздән яшь коллектив аерым өлешләрне әзерләүдән аяк киемен тулаем җитештерүгә күчә. Т.Әйди

7) Нинди дә булса өлкәдә күптән түгел эш башлаган, тәҗрибәсез. Йортта утын турап яткан җиреннән мәктәп мөдире кабинетына йөгереп кергән яшь укытучы каушап калды. З.Мурсиев. Шуңа да биредә төрки яшьләр оешмалары җитәкчеләре, яшь шагыйрь һәм язучылар катнаша. Шәһри Казан

8) Яңа кияүгә чыккан яки яңа өйләнгән . Утыз ел элек Мәхүп бу йортка яшь килен булып төшкән иде. А.Алиш. Мәүлиханың холкын яшь кияү үзгәртә алмады – Биктимер дагалый алырлык хатын түгел иде ул юртак: төнлә-төнлә иске сукмакларына төште Мәүлиха, печәнлектә, арба асларында яңадан-яңа кияүләрне куенына ала торды... А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. 1) сөйл. Яңа гына өйләнешкән егет белән кыз. Насыйп булсын ике яшькә рәхәт гомер итәргә. Г.Камал. Яңа кушылган ике яшьбәхетле минутлар эчендә яши башладылар. Г.Ибраһимов

2) яшьләр күпл. Яшь кешеләр, яшь буын. Берничә ел элек, кыш көне, бер төркем яшьләр, кереп, кавырсын чәйнек тә калдырып киттеләр. А.Хәйретдинова. Яшьләр дискотекага җыелган. А.Гадел

3. хәб. функ. Үзеннән яшь кешегә карата кисәтеп, тәртипкә чакырып, хуплап бетермичә һ.б. очракларда әйтелә. Волкомга председатель сайлау мәсьәләсе килеп баскач, Миңнулла, һич икеләнмичә, ул урынга әнә шул Сабитов Фәйзулланы тәкъдим иткән иде. Әмма, булдыра алмас, яшьрәк әле ул, дип, аның фикерен хупламадылар. В.Нуруллин . Синең башың яшь әле, синең белән үскәчрәк сөйләшербез. Ф.Яруллин

◊ Яшь хатын 1) этн. Полигамик гаиләдә берничә хатынның соңгысы, иң яше. Бервакыт бабаң, көтеп-көтеп тә өмете киселгәч, миңа болай диде: «Зариф улым, сиңа, Зөлкамал киленнең рөхсәте белән, яшь хатын алып кайтырга кирәк». Г.Галиева. Кызы Ләмига тугач, миңа ир бала кирәк, дип, яшь хатын алып кайтты. Д.Каюмова; 2) Хатыны үлгәч яки аерылгач алган икенче хатын. [Сираҗетдин:] Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, афтамабил алам! Г.Камал. Яшь әни Үги ана. Ашау-эчүнең дә рәте китте. Мин инде аркылыга үлчәдем, буйга уйладым да сезгә яшь әни алып кайтырга булдым... Р.Ишморатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә