ЯШҮСМЕР и. 12–16 яшьлек ир яки кыз бала; үсмер. Кияү ишек бавын тартып җибәрде; эчтән кунак килен келәне ычкындырды; өйгә зур толыплы, кама читле бүрекле таза бер егет керде; аның белән бергә үк кияү егете, тагы берничә ир, берничә яшүсмер керделәр. Г.Ибраһимов. Шул тау итәгенә җитәрәк, Сәүбән аның башында утырган бер яшүсмер баланы күреп алды. Г.Гыйльманов |