ЯШЕРҮ ф. 1) Берәр затны яки берәр предметны күренмәслек итү, качыру. Сәлимә әлеге кәгазьләре белән бармак буе карандашын яңадан яшерде. Г.Бәширов. Барый, үзе дә сизмәстән, пакет тоткан кулын артка яшерде. А.Гыймадиев 2) Сер итеп саклау, белгертмәү. Яшермим: туган авылымны эзләп табу уе миңа соңрак килде. А.Әхмәтгалиева 3) Сиздермәү, күрсәтмәү (хис, халәт тур.). Ул инде үзенең мәхәббәтен яшерми, аңардан оялмый, курыкмый иде. Г.Әпсәләмов. Ана кеше баласын күкрәгенә кысты да нәфрәтен яшермичә иренә карады. Р.Батулла 4) Берәр начар, тискәре тәэсирдән саклау, ышыклау. Ә монда шатланып булмый: җир өстендә асфальт зонтик – җирне яңгырдан яшергәннәр. Р.Харис. Инспектор, йөзен чәнечкеле кайнар җилдән яшерә-яшерә, кабат иреннәрен ялап куйды. Ш.Шәйдуллин 5) күч. Өртү, каплау, яшереп калдырырга ярдәм итү. Аулак урам, куак артларына Нинди җинаятьне яшердең? Р.Корбан. Тамара өйдәшен юылмаган савыт-саба өчен үтерүен яшерми. Әлмәт таңнары Яшерә бару Булган берсен яшерү. Менә шулай, гөнаһлысын да, гөнаһсызын да зират үзенә ала бара, булган серләрне яшерә бара. З.Мурсиев Яшерә башлау Яшерергә тотыну. Гайшә ханым, конвертны алып, әүвәлге урынына – өстәл тартмасына яшерә башлагач, Шубин: – Бу хатны миңа бирмәссезме икән? – дип сорады. З.Бигиев Яшереп йөрү Берникадәр вакыт яшерү. Яшереп йөргән була бит, кара син аны! А.Гыйләҗев. Сәвитне сүгеп, алтыннарын яшереп йөргән байлар өр-яңа кибетләр ачалар, туктап калган фабрикларны эшләтә башладылар. Г.Галиева Яшереп тору Даими, гел яшерү; вакытлыча яшерү; хәзерге вакытта яшерү. Лена үзенең йөрәк тибешләрен яшереп тормаган – хатка теркәп барган, миңа озата торган. А.Гыйләҗев Яшереп утыру сөйл. к. яшереп тору. Әтисе белән әнисенең үзара сөйләшкәнен сәерсенеп тыңлап утырган кызларыннан һаман да сер яшереп утыруның кирәге юк, диптер инде, Миңниса апа Саниягә дәште. А.Фәләх |