ЯШЕРТЕН рәв. 1. Сиздермичә, яшерен, астыртын рәвештә. Алар баштарак бер-берсен яшертен генә күзәтеп утырдылар, ләкин уйларын ничек кенә тирәнгәрәк яшерергә тырышмасыннар, карашлары әледән-әле очрашып торды. В.Имамов. Икесе дә яшертен генә бер егетне – Рәүфне яраталар. Г.Галиева

2. с. мәгъ. к. яшерен 1. Кая карама – яшертен заводлар. А.Гыйләҗев. Ниһаять, үз көчеңне беркайчан да бетереп күрсәтмә, көтмәгәндә һөҗүм итәргә яшертен гаскәрең булсын. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә