ЯШЕРЕНҮ ф. 1) Кемнән дә булса качу, кемгә дә булса күренмәслек булып урнашу. Куаклар арасыннан кыштырдаган тавыш ишетеп, Тимерҗан черек агач янына куйган арба артына яшеренә. А.Гадел 2) Берәр нәрсә артына ышыклану, шуннан торып нидер эшләү. Җилдән бура артына яшеренү 3) күч. Кемнең дә булса яклавына таяну, аркалану. Ул чакта әле Назимов, Гитлер сугышчылары шулкадәр мәкерле булырлар дип: хатын-кызлар артына яшеренеп атакага килерләр дип һич тә уйламый иде. Г.Әпсәләмов 4) күч. Нәрсәне дә булса ширма итеп файдалану. Гражданлык җаваплылыгы аның үзен дә зур таләпләр куеп яшәргә, үтемле темалар артына яшеренмәскә, бөртек авырлыгын тойган башак кебек, сүз кыйммәтен тоярга өйрәтә. М.Вәлиев. Руханиларның икейөзлелеген, дини сүзләр артына яшеренеп, халык белән уйнауларын, гади халыктагы наданлыкның ишаннар өчен бик кирәкле булуын әйтә, социаль катламнар арасындагы каршылыкларны ача. Р.Рахман Яшеренә бару Торган саен яшеренү. Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк яшеренә бара идең сыман. М.Галиев Яшеренә башлау Яшеренергә тотыну. Кояш Днепрга каршы калкулыклар артына кереп яшеренә башлады. М.Юныс Яшеренеп бетү Тәмам яшеренү. Ләкин бу белгәннәре хәтеренең төрле почмакларына качып, яшеренеп беткән булып чыкты. Г.Гыйльманов Яшеренеп йөрү Гел, һәрвакыт яшеренү; озак вакыт яшеренү. Беркемгә күренмичә яшеренеп йөрибез, дип уйласалар да, аларның икәүләшеп төнге каравыл булып йөрүләре күпләргә билгеле иде. Н.Фәттах. Йөзләргә, дистәләргә бүленгән тагын әллә никадәрле крестьян отрядлары урманнарда яшеренеп йөри. В.Имамов Яшеренеп килү Әлегәчә яшеренү Яшеренеп тору Даими яшеренү; вакытлыча яшеренү; хәзерге вакытта яшеренү. Еракта гына яшеренеп торган өйләр, дачаларның тәрәзәләре кызыл алтынга манылды, әле генә тын-тыныш күренгән яшел урман, аның арасындагы яланнар ут берлән янарга тотынды. Г.Исхакый. Хәлем китеп, икенче катта Тукай скульптурасы артына качып яшеренеп тордым. А.Гыйләҗев Яшеренеп утыру сөйл. к. яшеренеп тору. Юлның икенче ягында кайчандыр Михман хезмәт иткән ябык хәрбиләр шәһәре урман эчендә яшеренеп утыра. З.Кадыйрова. Хакимиятнең өлкәдән килгән кунакларны, кирәкле кешеләрне ял иттереп, мунча чабындырып, сыйлый торган урыны бар: елга буенда, агачлык уртасында яшеренеп утырган авыл өе. Г.Мирһади Яшеренеп яту сөйл. к. яшеренеп тору. Кыш буе боз астында яшеренеп яткан Якты күл суы бүген зәңгәр һава төсен күрде. А.Алиш. Кешедә шундый сәләтләр яшеренеп ятар – беленсә, үзен дә, күпләрне дә хәтта хәйран итәр. Г.Хөсәенов |