ЯШЕРЕ’Н-БАТЫРЫН рәв. Яшереп, астыртын, сиздермичә. Яшерен-батырын эш итәрлек ара да, чама да юк иде хәзер. В.Нуруллин ◊ Яшерен-батырын түгел Сер түгел, яшереп булмый. Яшерен-батырын түгел, мин үзем хатыннан уңмадым, иптәшләр. Г.Афзал. Яшерен-батырын түгел, бил-аяклары сызлауга түзә алмыйча, үзенә үзе кул салыр чиккә җиткән чаклары булды Ханәфинең. В.Нуруллин. Яшерен-батырын түгел, Габдерахман әфәнде, кызларыңны күргәч аптырап калдым: кайсын сайларга да акылым җитми... А.Гадел |