ЯШЕРЕН с. 1. 1) Кемнән дә булса яшерелә торган, кемгә дә булса әйтелми, белдерелми торган. Фәндәриснең шулай берни дәшмичә, яшерен план корып йөрүе моңарчы юньлегә китермәде. И.Хәйруллин // Күпләргә билгеле булмаган. Син аны нинди яшерен максат белән көтә идең? А.Гыйләҗев

2) Легаль булмаган, законсыз оештырыла торган, рөхсәтсез эшләнә торган. Фарук абый сугышка киткәч, авылда хәбәр таралды: имеш, йөргән кызының өендә яшерен типография булдырып, Советка каршы листовкалар басып ятканнар. А.Гыймадиев

3) Бик яшереп саклана торган. Аңарда табылган яшерен китаплар ничек, кайдан, кем аркылы алынганын әйтергә куша... Г.Ибраһимов. [Солтангалиев] Гафу үтенәсе, төзәләсе урында ул, киресенчә, Казанга, Башкортстанга һәм Кырымга яңа яшерен хатлар җибәрә. Р.Мөхәммәдиев

4) тар. Россиядә 1917 елга кадәр сәяси җинаятьчеләргә каршы эшчәнлек алып барган. Исмәгыйль бәй Гаспралыны үтерер өчен, яшерен бүлек Казаннан бер кешене җибәрә. Р.Батулла. Бу урамнардан, көймәле арбада, яшерен полиция күзәтүенә алынган студент Ульяновны Кокушкино утарына озаталар. Казан утлары

5) Сайлаучының фикерен башкаларга мәгълүм итмичә белдерү мөмкинлеге бирә торган сайлау ысулы. Яшерен сайлауны да тавышка куярга кирәк. К.Кәримов. Яшерен сайлауның нәтиҗәләре белән җыелышны таныштырганда, түбәндәге хәл ачыкланды – монысы инде күңелсез хәбәр – җыелышта катнашкан профсоюз членнарыннан кемдер берәү местком составына тәкъдим ителгән бер кандидатның фамилиясен сызган. Т.Миңнуллин // Шул ысул белән башкарылган. Демократия булгач, демократия булсын: әлеге мәсьәләне иҗат көчләренең гомуми җыелышы хәл кылырга тиеш һәм бары тик яшерен тавыш белән генә. З.Хөснияр

6) Астыртын булган, маскировкаланган. Газдал белән Руфинә арасында яшерен элемтә барлыгын беләләр, Кәүкәбелҗәннәт юкта аларны туйганчы чәйниләр иде. Ф.Садриев

7) күч. Үзе генә кичергән, үтә шәхси; йөрәк түрендәге, күңелдә яшерелгән, эчке. Әлегә кадәр аның әтиемне һаман яратуын белү миңа яшерен өмет, килер көнгә ышаныч, якты хыял бирә иде. А.Әхмәтгалиева. Әмма шул ук вакытта күңеленең кайсыдыр почмагында яшерен дошманлык, гаепләү хисе дә юк түгел иде. М.Кәбиров

2. рәв. мәгъ. Беркемгә белгертмичә, сиздермичә; качып. Ул вакытларда бу эш өчен төрмәгә ябалар иде. Шуңа күрә бик яшерен эшләде. Х.Камалов. Уллыкка, кызлыкка бала алуны яшерен эшләмиләр. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә