ЯШЕ’Н ТАШЫ и. Һавада юнәлешен төрлечә үзгәртеп хәрәкәт итә ала торган утлы шар формасындагы яшен. Шул мизгелдә иртәнге күктән түбәнтен генә яшен ташы очып узды, аның якты эзеннән түгәрәк аланны кап урталай ярган куш салават күпере пәйда булды. А.Тимергалин. Яшен ташы сукса да, бу кадәр исебез китмәгән булыр иде. А.Нәҗми ◊ Яшен ташыдай (кебек, шикелле) Җитез, җәһәт, тиз; сапкан ташыдай. Яшен ташыдай җитез, чая кызны алыштырганнармыни! Р.Батулла. Һәм шулчак әллә нинди хатирәләр, яшен ташыдай, зиһенне яктыртып узды. Ф.Латыйфи |